Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласында 27 июньдә Яшьләр көне узачак
Шимбә көнне, 27 июньдә, Казанда «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Быел фестиваль «Хыял, горурлык, бердәмлек» шигаре астында узачак. Шәһәр халкы өчен концерт, мастер-класслар, бәйгеләр, күнекмәләр, лекторийлар, вакансияләр ярминкәсе һәм башкалар әзерләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
«Мин барлык чараларда да – Яшьләр көнендә дә, гомумшәһәр чыгарылыш кичәсендә дә куркынычсызлыкны оештыруга игътибар итүегезне сорыйм. Эчке эшләр министрлыгы, шәхси сак оешмасы, җәмәгать саклау оешмасы вәкилләре, оештыручылар белән берлектә бу мәсьәләне тулысынча җентекләп тикшерсен», – дип йөкләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, шәһәр халкын сигез тематик мәйданчык, җанлы уеннар, ачык күнекмәләр, мастер-класслар, ярышлар, бәйгеләр һәм дистәләгән интерактив зоналар көтә. «Һәркем үзен тамашачы гына түгел, ә бәйрәмнең тулы катнашучысы итеп хис итә алачак» – дип ассызыклады докладчы.
Моннан тыш, фестивальдә концерт мәйданчыклары һәм белем бирү лекторийләре эшләячәк. Шулай ук теләгән кеше табиблар һәм психологлардан консультация алырга мөмкин.
Актив эш эзләүче яшьләр өчен «Казанда Карьера» мәйданчыгын ачачаклар. Аны HeadHunter компаниясе белән берлектә Казан мэриясе оештыра.
«Аерым игътибар аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр булдыруга биреләчәк. Яшьләр гамәлдәге проектлар белән таныша, яшьләр инициативаларына ярдәм чаралары турында өйрәнә, һөнәри һәм шәхси үсеш мөмкинлекләре турында мәгълүмат ала, шулай ук үз идеяләрен тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба алачак», – дип сөйләде Дмитрий Хвостиков.
Фестиваль 10:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз