news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласы үзәгендә «Төнге Казан» велофесты сәбәпле хәрәкәтне чикләячәкләр

Бүген һәм иртәгә, 11 һәм 12 июльдә, Татарстан башкаласы үзәгендә «Төнге Казан-2026» велофестивален уздыру сәбәпле хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хәбәр итә.

Аерым алганда, шимбә 17.00 сәгатьтән якшәмбе 2.30 сәгатькә кадәр ябык булачак:

  • Кремль дамбасыннан Ташаяк урамына кадәр автомобиль юлы;
  • Сул Болак урамы - Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр;
  • Марсель Сәлимҗанов урамы - Пушкин урамыннан Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр;
  • Уң Болак урамы - Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр;
  • Петербург урамы – Туфан Миңнуллин урамыннан Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр;
  • Пушкин урамы - Островский урамыннан алып Сул Болак урамына кадәр;
  • Татарстан урамы - Сул Болак урамыннан алып Мәскәү урамына кадәр;
  • Ташаяк урамы - Уң Болак урамыннан алып Мәскәү урамына кадәр ;
  • Туфан Миңнуллин урамы – Тихомирнов урамыннан Һади Такташ урамына кадәр ;
  • Һади Такташ урамы – Туфан Миңнуллин урамыннан Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр.

Моннан тыш, шимбә 00.00дән якшәмбе 2.30 сәгатькә кадәр түбәндәге локацияләрдә муниципаль парковкалар ябык:

  • Сул Болак урамы – Ташаяк урамыннан Пушкин урамына кадәр;
  • Уң Болак урамы – Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр;
  • Петербург урамы – Туфан Миңнуллин урамыннан Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр;
  • Туфан Миңнуллин урамы – Петербург урамыннан Островский урамына кадәр;
  • Һади Такташ урамы – Марсель Сәлимҗанов урамыннан Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр.
news_right_1
news_right_2
news_bot