Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласы билбау көрәше буенча Россия Беренчелеген кабул итәчәк
4 апрельдән 6 апрельгә кадәр Казан милли спорт үзәгенә әвереләчәк. Биредә билбау көрәше буенча Россия Беренчелеге узачак, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Татарстан республикасы башкаласына илнең 40 төбәгеннән 400 дән артык спортчы җыелачак. Катнашучылар төбәк беренчелекләрендә сайлап алуны узып, үзләренең югары дәрәҗәләрен исбатладылар инде. Хәзер аларга призлы урыннар өчен гадел көрәштә үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Алар тугыз үлчәү категориясендә көч сынашачак.
Җиңүчеләр билгеләнәчәк финал ярышлары, шулай ук бүләкләү тантанасы 5 апрельдә 18:00 сәгатьтә Горький шоссесы, 160 адресы буенча урнашкан «Олимпиец» спорт комплексында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз