news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласы аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелде

Казан аэропортында иртәнге сәгать 6 дан вакытлыча чикләүләр гамәлгә керде.

Росавиациядә хәбәр итүләренчә, аэропорт рейсларны кабул итми һәм җибәрми. Очып киткән самолетлар запас аэродромнарга җибәрелә.

«Ковер» режимы пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында кертелгән.

"Казан" аэропортына юл тоткан Омск, Хургада һәм Чиләбе рейслары Самара һәм Бигеш запас аэродромнарына юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100