news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башлыгы вазифасына кандидатуралар 24 декабрьгә кадәр күрсәтелергә тиеш

“Бердәм Россия” партиясе Татарстан, Сарытау өлкәсе һәм Ямал–Ненец автономияле округы башлыклары кандидатуралары буенча консультацияләр үткәрә башлады

(Казан, 4 декабрь, “Татар–информ”). Төбәк сайлауларында җиңеп чыккан партия буларак, “Бердәм Россия” бүген РФ Президенты администрациясе белән берлектә Татарстан Республикасы, Сарытау өлкәсе һәм Ямал–Ненец автономияле округы башкарма хакимияте башлыклары вазифасына кандидатуралар күрсәтү буенча консультацияләр үткәрә башлады.
Президент ягын Президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков тәкъдим итте. “Бердәм Россия” партиясеннән консультацияләрдә партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов, Генераль совет президиумы секретаре Вячеслав Володин һәм партия үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев катнашты. Очрашуда шулай ук Урал һәм Идел буе федераль округлары буенча төбәкара координация советлары җитәкчеләре Игорь Баринов һәм Игорь Руденский, шулай ук Татарстан Республикасы, Сарытау өлкәсе һәм Ямал–Ненец автономияле округларының төбәк бүлекләре сәяси советы секретарьлары Фәрит Мөхәммәтшин, Петр Глыбочко һәм Николай Яшин катнашты. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Искәртеп узабыз, 2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Минтимер Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтен тапшырды. Шул рәвешчә, 2010 елның 10 мартында аның вәкаләтләренең срогы чыга.
2009 елның 1 июленнән үз көченә кергән закон нигезендә, губернаторлыкка өчтән дә ким булмаган кандидатлар исемлеген Президентка төбәк парламентына сайлауларда җиңгән партия тәкъдим итәчәк. Әлеге исемлек төбәк башлыгы вәкаләтләренең срогы төгәлләнергә 3 айдан да соңга калмыйча (Татарстан очрагында – 24 декабрьгә кадәр) төзелергә тиеш.
Аннары Президентның төбәк парламентына раслауга тәкъдим ителәчәк бер кандидатны сайлау өчен тагын бер ае булачак. Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы язма гариза тапшырганнан соң 14 көн дәвамында Президент тарафыннан тәкъдим ителгән РФ субъектында югары вазифа башкаручы затның (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесенең) кандидатурасын карый.
Бүген үткәрелгән консультация нәтиҗәләре буенча Владислав Сурков болай дип ассызыклады: “Сөйләшү бик эчтәлекле булды. Консультация барышында РФ субъектлары (Татарстан Республикасы, Сарытау өлкәсе һәм Ямал–Ненец автономияле округы) башкарма хакимиятенең югары вазифаларына ихтимал кандидатуралар хакында фикер алышынды. Консультацияләр дәвам итәчәк”.
Борис Грызлов, үз чиратында, болай дип билгеләп үтте: “Безнең өчен әлеге өч төбәккә профессиональ, нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләрнең билгеләнүе аеруча мөһим. Без бу мәсьәләдә партиянең җаваплылыгын яхшы аңлыйбыз. Хәлиткеч карарны Президент кабул итәчәк”.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100