news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласының җәмәгать автотранспорт паркына яңа 108 автобус кайтарылган

План буенча 2006-2007 елгы автобуслар яңага алмаштырыла. Башкала автопаркын яңарту 2017-2018 елларда да дәвам итәчәк.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Казанның 2 нче, 4 нче һәм 9 нчы муниципаль автотранспорт предприятиеләренә яңа автобуслар кайтты. 2016 елда автопаркны яңарту программасы шулай итеп, тулысынча үтәлде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

План буенча 2006-2007 елгы автобуслар яңага алмаштырыла. Барлыгы 108 яңа автобус сатып алынган. Идәне түбән, шуның белән физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтергә уңайлы “МАЗ 203” автобусы “Евро-5” экологик класстагы двигатель белән тәэмин ителгән. 

Моннан тыш, шәһәрнең электр транспорты да яңартыла бара. 2016 ел башыннан шәһәргә 22 трамвай вагоны һәм 49 троллейбус кайтарылган. Ел азагына кадәр тагын яңа 21 троллейбус көтелә. Башкала автопаркын яңарту 2017-2018 елларда да дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100