Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласының Иске Татар бистәсендә яңа проект гамәлгә кертелә
Казан мэриясендә шул хакта игълан ителде
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Казанда Мәдәният елы кысаларында, “Әдәби ишегалды”, “Китап-фест” проектлары артыннан, аның яңасы – “Мәдәни күчеш” (“Культурный сдвиг”) дип аталган урам фестивале була. Бу мәдәни чара шәһәрнең иҗади яшьләре башлангычы һәм мэрия ярдәме белән 18 июльдән 10 авгуска кадәр һәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә көндезге 10нан кичке 6га кадәр үткәреләчәк.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева шулай дип игълан итте.
Мәрҗани урамы ягыннан Кабан күле буенда театральләштерелгән тамаша була. Биредә перформанслар оештырыла: тере һәйкәлләр, утлар белән шоу, музыкантларның акустик концерты тәкъдим ителә. Рәссамнарның, карикатурачыларның иҗади мәйданчыклары да шунда ук урын ала. Яр буендагы үзенчәлекле амфитеатрда совет һәм чит ил ретро-кинокартиналары күрсәтелә. Мисалга, «Весна на Заречной улице», «Вокзал для двоих», «Игрушка»һ.б. Шулай ук «Татаркино» белән берлектә «Ретро FM» радиостанциясе дә кино күрсәтә, дип сөйләде А. Горнышева.
Театральләштерелгән бәйрәмгә килүчеләр өчен ризык, сувенирлар сәүдәсе оештырыла.
Иминлек тәэмин итү бәрабәренә, мондый чара барышында Мәрҗани урамы буйлап Татарстан һәм Әхтәмов урамнарына кадәрге арада транспорт үктәрелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз