Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласындагы яңа скверга татар әдәбияты классигы әсәре исеме бирелде
Ул исем өч ай дәвамында казанлыларның иң активлары интернетта тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Быел сентябрь аенда Казан шәһәренең Яңа Савин районында ачылган скверга “Ак чәчәкләр” исеме бирелде.
Өч ай дәвамында казанлыларның иң активлары Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә, әнә шундый исем сайланган. Шул рәвешле, скверга татар әдәбияты классигы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның шул ук исемдәге романы – “Ак чәчәкләр” исеме бирелгән. Табиблар турындагы шушы роман басылуга 2015 елда 50 ел тулуын да искәртик. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында киләсе язга әлеге скверда табибларга – ак халатлы кешеләргә, үз һөнәренә тугры булганнарга рәхмәт йөзеннән, скверда 50 ак роза утырту планлаштырыла. Әлеге акциядә районнарның сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, депутатлар, медицина югары уку йортлары студентлары һәм микрорайон халкы катнашыр дип күзаллана.
Яңа скверда хәзергә зур булып үсә торган 127 агач утыртылган, 180 кв.м мәйданда чәчәк түтәлләре ясалган, җәяүлеләр юллары сузылган, уен мәйданчыгы җиһазландырылган, кече архитектура формалары куелган. Эшләрне “Горводзеленхоз” тресты” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре башкарган, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз