Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласында Юрий Красильников истәлегенә Россиякүләм җиңел атлетика турниры үткәрелә
Спортчылар 3 яшь категориясе буенча ярыша
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 13-15 ноябрь көннәрендә Казан Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча традицион Россиякүләм турниры үткәрелә.
Спортчылар 3 яшь категориясе буенча аерым ярыша: 1995-1996 елгылар, 1997-1998 елгылар һәм 1999-2000 елгылар. Турнирның барлык җиңүчеләренә дә медальләр, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә республика башкаласының физик культура һәм спорт комитеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз