Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан башкаласында Яңа ел алдыннан “Казан утлары” конкурсы старт ала
Конкурска предприятие һәм оешмаларны, бизнес-бергәлекләрне һәм казанлыларны җәлеп итү планлаштырыла
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). 1 декабрьдә Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча “Казан утлары” конкурсы башлана. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов игълан итте.
“Конкурсның максаты – башкаланы матур итеп бизәү аша шәһәрлеләр өчен онытылмаслык бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудыру. Бу конкурс яңа ел каникулларында Казанга туристларны һәм кунакларны җәлеп итәр дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте И.Кузнецов. Аның сүзләренә караганда, конкурска предприятие һәм оешмаларны, бизнес-бергәлекләрне һәм казанлыларны җәлеп итү планлаштырыла.
Конкурста катнашучы оешмаларга бина тәрәзәләрен һәм фасадларын бизәү аша кунакчыл булуларын күрсәтү, шәһәргә мәхәббәтен белдерү һәм яңа ел могҗизасына, кышкы әкияткә сулыш өрү мөмкинлеге бирә. Конкурс иҗат итү, идеяләр белдерү шәһәрне матурлауга өлеш кертү иреге бирә”, - дип ассызыклады шәһәрнең Башкарма комитеты җиткчесе урынбасары.
Конкурсның махсус сайтына һәркем кереп заявка тутыра һәм яңа ел объекты фотосын урнаштыра ала, дип сөйләде ул. “Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән халык билгеләячәк”, - дип белдерде И.Кузнецов.
Конкурска нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү чарасы февральдә узачак.
“Яңа елга биналарны бизәү яңа ел кәефе тудыра. Барыбыз да киләсе елдан уңай үзгәрешләр көтәбез. Нинди яшьтә булуга карамастан, һәркем могҗизага ышана, яңа ел бәхет, иминлек, уңыш алып килер дип өметләнә. Бу ышаныч матур яңа ел бизәлешләре белән ныгытылырга тиеш”, - дип ышана Казан мэры Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз