Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласында тәмле рекорд куелачак
Казанлылар 90 кв.метрлы елмаю бүләк итмәкче
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 25 июнь көнне Казанда тәмле рекорд куелачак – төрле төстәге печеньелардан зур смайлик ясалчак. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда сәгать 12дә 90 кв.м мәйданлы рекордлы елмаю барлыкка киләчәк. Сәгать көндезге 2дә комиссия Россиянең ашый торган зур смайлын презентацияләячәк. Рекорд куючылар санын теләге булган һәркем дә тулыландыра ала, дип тәкъдим итә “Ростелеком” ГАҖ.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, шәһәркүләм яхшы кәеф бәйрәменең Казанда уздырылуы юктан түгел: “Бәхет индексы” тикшерүләре буенча, Казан – Россиянең иң бәхетле шәһәре. Индекс социаль челтәрләрдәге хәбәрләрнең иң позитивлары Казанда булганлыгын исәпкә алып ясалган, рекорд куяр өчен иң зур бәхетле смайлик ясау идеясе барлыкка килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз