news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында "Студентлар марафоны. Казан" форумы уза

Анда Россиянең барлык почмакларыннан 300дә артык көчле студент катнаша

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 22 октябрьдә 19.30 да Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясендә "Студентлар марафоны. Казан" Бөтенроссия яшьләр форумының тантаналы ачышы була. 22-27 октябрьдә Казан рәсми рәвештә бөтен Россия студентлары үзәгенә әверелә. Россиянең барлык почмагыннан 300дән артык вуз студенты "Студентлар марафоны-2014" Бөтенроссия яшьләр форумында катнаша.

Студентлар марафоны - иҗади, спорт, интеллектуаль һәм белем бирү программасын үз эченә алган зур фестиваль. Россиянең 30 төбәгеннән килгән командалар 30 төрдәге ярыш һәм конкурсларда көч сынашачак. Алар барысы да "Универсиада авылы", IT-лицей һәм Казанның берничә спорт объектында узачак.

Зачет очколары суммасы ярдәмендә билгеләнә торган Бөтенроссия студентлар марафоны җиңүчесе бер елга Россиядә иң көчле студентлар шәһәре мактаулы исемен ала. Бүген  форумда башкала данын Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе командалары яклаячак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.        

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100