news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында Мәрьям-Ана Казан иконасы хөрмәтенә хач йөреше булды

Бәйрәм хөрмәтенә төп гыйбадәт бүген иртән Казан Кремленең Благовещение соборында кылынды

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген, Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу көнендә, Татарстан шәһәрләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Традиция буенча төп чаралар Казанда оештырылган иде.

Бәйрәм хөрмәтенә төп гыйбадәт бүген иртән Казан Кремленең Благовещение соборында кылынды. Гыйбадәтне  Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкләде. Тантаналарның куркынычсызлыгын җирле полиция тәэмин итте.

Гыйбадәт кылу тәмамлангач, православие дине вәкилләре  Мәрьян-Ана Казан иконасы пәйда булган урынга хач йөреше уздырды. Гомумшәһәр хач йөрешендә төрле яшьтәге православиеле диндарлар катнашты, күпләре кулларында Изге-ана иконасын тоткан иде. "Бу правосливие христианнары өчен зур бәйрәм", - дип сөйләде хач йөрешендә катнашучыларның берсе Елена Глухова.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әлеге бәйрәмне Бөтенроссия генә түгел, Россия язмышы исә дүрт гасырдан артык аның белән бәйле, ә бөтен җиребез бәйрәме булуын билгеләп, җәмәгатьне шушы бәйрәм белән котлады. Безнең максатыбыз – аталардан килгән динне саклау, диде. “Без гасырлар дәвамында тыныч һәм килешеп яшәдек, һәм халыклар традицияләренә нигезләнгән дин безне коткарырга сәләтле. Без биредә, Казан, татар, рус җирендә үзебезнең динебезне сакларга тиешбез. Без тынычлыкта яшәргә, изге урыннарыбызны торгызырга тиешбез”, - диде митрополит Феофан. Татарстан Республикасы хакимиятенең төрле дин тарафдарларына, халык гореф-гадәтләренә карата кайгыртучанлык күрсәтүенә ул үзенең шат булуын белдерде. 

Хач йөрешендә катнашучылар "Кремль" метро станциясенә керү юлы яныннан Казан Кремле территориясеннән, Бауман, Батурин, Зур Кызыл урамнары буенча узды. Казан Богородица ир-атлар монастыренда Крестовоздвижение соборында  соңгы пункт булды. XVI гасырда нәкъ аның территориясендә икона табылган санала.  

“Күктәге яклаучы патшабикәбез Татарстанның, Казан каласының, бөек Россиянең саклаучысы, үзенә ышаныч-өмет баглап килүчеләрнең анасы, яклаучысы булсын иде”, - дип теләде ул әлеге дини чара азагында.

news_right_1
news_right_2
news_bot