news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә гыйбадәт кылу чаралары башланды

Бүген Казан Кремленнән алып иконаны алган урынга кадәр хач йөреше үткәреләчәк

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Казан Богородица монастыренең Крестовоздвижение соборында Мәрьям Ана иконасын (икона Казанской Божьей Матери) данлауга багышланган бәйрәм гыйбадәт кылу чарасы узды. Бу хакта Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий алып барды.

Бүген Татарстан митрополиты Казан Кремленең Благовещение соборында литургияне җитәкләячәк. Бәйрәм чарасы 8.30 сәгатьтә башлана. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, бирегә җыелучылар катнашында Казан Богородица монастырена кадәр хач йөреше оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot