news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында Казан университетының 210 еллыгын билгеләп үттеләр

"Мин сезнең белән горурланам, сез - бүгенге көндә республикада булган иң яхшы кадрлар", - дип бәяләде ТР Президенты

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда Казан университетының 210 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Әлеге уку йортының укытучылары һәм хезмәткәрләре, студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен бәйрәм концерты оештырылган иде.

Бәйрәм чарасы КФУ флагын күтәрүдән һәм студентларның «Gaudeamus» гимны белән башланып китте.

Иң беренчеләрдән булып университетны юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. "Казан федераль университеты - Татарстан Республикасы горурлыгы гына түгел, ә Россия Федерациясенең дә әйдәп баручы уку йортларының берсе. Безнең алда торган бурыч - дөнья университетлары йөзлегенә керү. Мин моны чынга ашарлык дип саныйм. Сездә һәм бездә булган потенциал бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мин сезнең белән горурланам, сез - бүгенге көндә республикада булган иң яхшы кадрлар", - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы сәламләү чыгышында.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов та бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.  

Н.Никифоров сүзләренчә, Казан университеты шәһәр тарихында һәрчак аерым урын алып торды. "Казанны университетсыз, университетны Казансыз күз алдына да китереп булмый. Бу залда кулларында илебез киләчәгенең үсеше, иң заманча технологияләр уйлап табу, аларны производствога кертү һәм барлык россиялеләрнең тормыш сыйфатын арттыру булган барча кеше җыелган", - дип билгеләп үтте ул.

А.Климов залда утыручыларны бәйрәм белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән тәбрикләде. "Химик, физик, математиклар бу университетта үзләренең иң яхшы хезмәтләрен иҗат итте һәм бүгенге көндә дә бу уку йортында әйдәп баручы галимнәр эшли. Сезнең исемнәр әлеге вуз тарихы һәм Россия тарихына кереп калырлык итеп яшәгез", - дигән теләкләрен җиткерде ул.

Бәйрәм концерты кысаларында дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Аерым алганда, ирешелгән казанышлары һәм күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен КФУның кайбер хезмәткәрләренә РФ Президенты Рәхмәте белдерелде. ТР Президенты Указы белән, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә керткән зур өлешләре өчен университетның аерым хезмәткәрләре "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары да  тапшырылды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров университет хезмәткәрләренә вуз үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Бездә иң зур тарих, нигез, зур потенциал бар, димәк, яхшы киләчәк бар дигән сүз", - дип ышаныч белдерде ул.

Төрле елларда Казан университеты тәмамлаучылар, шул исәптән Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар да, бәйрәм уңаеннан, котлауларын җиткерергә килгән иде.

О.Морозов үз чыгышында ассызыклаганча, ул һәрчак Казан университетын тәмамлавы белән горурланган. 

В.Лихачев КФУ ректорына РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан юбилей уңаеннан котлау хатын тапшырды."Бүгенге көндә университет бик җитди халыкара уенчы, аның потенциалы гаять зур", - диде ул.

Илшат Гафуровка РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкиннан да сәламләү тапшырылды. Дәүләт Думасы советы карары белән, вуз Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

И.Метшин җыелучыларны Казан университетының 210 еллыгы белән 1992 елда юридик факультетны тәмамлаучылар исеменнән котлады һәм вузга Казан тарихында мөһим роль уйнаганы өчен рәхмәт белдерде.

 «Евровидение-2013»тә Россия данын яклаучы, ТРның атказанган артисты, КФУны тәмамлаган Динә Гарипова, университетны туган көне белән котлап, музыкаль бүләк ясады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot