news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында Инвалидлар декадасы старт ала

Казанда барлыгы 91 меңнән артык инвалид кеше яши

  (Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уздырыла. Хәзер Татарстан башкаласында 91 меңнән артык сәламәтлегендә тайпылышлар буенча инвалид кеше яши. Алар арасында 3998 инвалид бала,  1421 кеше күзләре буенча инвалид исәпләнә һәм 1402 кеше инвалидлар арабасына утырган. Бүген бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова белдерде.

Казанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә сәламәтлегендә төрле тайпылышлар булган 9625 бала тәрбияләнә.
Шәһәр бюджетыннан инвалид бала тәрбияләүче ялгыз аналарга, бала тәрбияләүче инвалид аналарга, инвалид балалар тәрбияләүче инвалид ата-анага матди ярдәм күрсәтеләчәк. 373 гаилә 3 әрмең сум күләмендә акча алачак. Быел 189 ялгыз инвалид аналарга бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү өчен бюджеттан 1,119 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Спикер сөйләвенчә, 1 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Инвалидлар декадасы бәйрәм концерты белән ачыла.

“Декада кысаларында барлык халыкның игътибарын инвалидлар проблемасына җәлеп итү белән бәйле чаралар узачак. Инвалидлар безгә тигез карамыйлар, дип үпкәлиләр, шуңа күрә декадада инвалидларны җәмгыять тормышына, мәдәни һәм спорт чараларында катнашырга җәлеп итүгә аерым игътибар биреләчәк”, - дип ассызыклады докладчы.

Казанда социаль-тернәкләндерү учреждениеләре челтәре эшли, дип искәртте Н.Гречанникова. Быел аларда 3 меңнән артык инвалид тернәкләндерү курсы узган.

Декада кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләре урында ятучы инвалидларны карау өчен участок табиблары визитын оештырачак. Традиция буенча “Бистә” акциясе уздырылачак, медицина бригадалары бистәләргә дә барачак.

Шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре китап алырга килү мөмкинлеге булмаганнарның өйләренә барырга ниятли. Муниципаль китапханәләрдә Брайль шрифты белән басылган 1069 китап бар.

19 декабрьдә “Дуслар, кулга-кул тотыныйк” фестиваленең гала-концерты уза. Декабрь башында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә инвалид балалар өчен театральлештерелгән тамаша була.

Шулай ук декабрьдә яшүсмерләр клубларында ату, шашка, өстәл теннисы буенча район турнирлары уздырыла.

Шәһәрнең барлык районнарында инвалидлар өчен хәйрия ашлары һәм төрле чаралар оештырыла. Декада кысаларында инвалидларга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтеләчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр муниципаль музейларга һәм Казан зооботаника бакчасына бушлай керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100