news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында инвалид балалар катнашында бәйрәм концерты була

Концерт 12нче балалар бакчасында уза

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә җәмгыятьнең инвалидларга мөнәсәбәтен үзгәртүгә багышланган чаралар сериясе үткәрелә. Ата-аналар һәм педагоглар катнашында түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләп, балалар катнашында мастер-класслар, балалар иҗаты күргәзмәләре оештырылган.

10 декабрьдә мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балалар катнашында бәйрәм концерты узачак, ул Әпсәләмов урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан 12нче балалар бакчасында була. Концерт 16.00дә башлана. Әлеге учреждениедә сәламәтлекләре бозылган һәм үзгә белем алу ихтыяҗлы балалар өчен республикада бердәнбер лекотека эшли. Концертка балалар бакчаларына махсус уенчыклар һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү өчен кирәкле җиһазларны сатып алырга булышкан иганәчеләр һәм хәйрия фондлары чакырыла.

Искәртеп узабыз: Казанда 311 мәктәптәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 60 мең 945 сабый тәрбияләнә, шул исәптән 465 инвалид бала.   

news_right_1
news_right_2
news_bot