news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында Идел буе агросәнәгать форумы узачак

Форумда агросәнәгать коплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү мәсьәләре тикшереләчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 15-17 февраль көннәрендә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм бу тармакның әйдәп баручы экспертлары белән түгәрәк өстәлдә очрашу планлаштырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 февральдә “Казан ярмәнкәсе” күргәзмәләр залы мәйданында җитештерүчәнлек, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең әйләнеше, хезмәт шартлары үтәлешенә караган сораулар тикшереләчәк.

16 февраль көнне түгәрәк өстәлдә агросәнәгать комплексларына һәм игенчелек тармагына караган мәсьәләләр каралачак. Шул ук көнне белгечләр терлекчелек һәм инфекцион авырулар өлкәсендәге яңалыкларны тикшерәчәк.

17 февральдә форумда катнашучылар республикада агросәнәгать комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү мөмкинлекләрен тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100