Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласында финнар татарча җырларга җыена
Концертта ТР Дәүләт камера хорының да чыгыш ясавы күздә тотыла
(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 27 апрель көнне Казанда Финляндиянең “Эхо Отаниеми” хор төркеме чыгыш ясаячак. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында сәгать 18.30 да узачак концертта Хельсинкидан килгән кунаклар И.С. Бах, Я. Сибелиус, П. Чайковский әсәрләрен башкарачак. Шулай ук, Рөстәм Яхин романсларын һәм татар халык җырларының эшкәртелгән вариантларын татар телендә тыңларга мөмкин булачак.
“Хор кайтавазы” (“Хоровое эхо”) исемле мәдәни чарада Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының да чыгыш ясавы күздә тотыла. Концерт азагында алар бергәләп фин һәм татар халык җырларын башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз