news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында “Чиста су. Казан” VI махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы була

Әлеге чаралар Казанда 4нче мәртәбә уздырыла

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). 25-27 март көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Чиста су. Казан” дип исемләнгән VI махсуслаштырылган күргәзмә оештырылачак һәм конгресс уздырылачак.

Әлеге чаралар кысаларында су ресурсларыннан сакчыл файдалану, эчә торган суның сыйфаты, энергия ресурсларын янга калдыруга юнәлтелгән яңа технологияләр һәм җайланмалар булдыру, инвестицион, инновацион эшчәнлекне активлаштыру өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Күргәзмә экспозициясендә коммуналь хезмәтләр һәм сәнәгать тармагында су белән тәэмин итү өчен каралган җиһазлар, су чистарту, сантехника, канализация һ.б. җайланмаларның киң спектры тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә катнашучыларның географиясе шактый киң: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Уфа. Шулай ук Бөекбритания, Германия, Дания, Италия, Төркия, АКШ, Швеция, Япония продукциясе дә тәкъдим ителер дип көтелә.

Конгресс эшчәнлегендә исә федераль һәм төбәк башкарма, закон чыгару хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар, фән, бизнес вәкилләре катнашачак. Чара барышында түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100