news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында барган К.Тинчурин фестивалендә хакаслар сәхнә тота

Бүген тамашачыларга хакас ханы турында спектакль тәкъдим ителә

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”).15-21 сентябрь көннәрендә Казанда К. Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә. Кичә аның ачылыш тантанасы булды, кич Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» спектаклен куйды. 

Бүген 18.30 да К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры “Хан Мәргән” спектаклен тәкъдим итә.

Драма жанрында иҗат ителгән спектакль борынгы хакас дәүләте хакиме Хан Мәргән хакында. Ул күрше уйгырлар белән сәүдә юллары һәм аларга йогынты ясау өчен канкойгыч сугышлар алып бара. Дала кануннары буенча, Хан уллары сугышка алдынгы сафларда барырга тиеш. Ләкин аның Крис атлы улы сугыш кырыннан кача һәм шуңа да хәзер аны әтисе җәзаларга тиеш була. Тамашачылар сәхнәдә Крисның батырлыгын һәм драматик мәхәббәт тарихын, шул ук вакытта акыллы һәм гадел Хан Мәргәнның нинди хәтәр хаталар кылуын күрә алачак.


Спектакльне сәхнәгә Хакасия Республикасының атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев куя, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100