news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан башкаласында Бөтендөнья мәдәният көне билгеләп үтелә

^Татарстан башкаласында Бөтендөнья мәдәният көне билгеләп үтелә

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Виктор Смирнов). Иртәгә ТР Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья мәдәният көненә багышланган “Мәдәният – яшь буынның тормыш чыганагы” темасына “түгәрәк өстәл” узачак. Бөтендөнья мәдәният көне 1935 елның 15 апрелендә атаклы акыл иясе, рәссам, галим, сәяхәтче һәм җәмәгатьчелек эшлеклесе Николай Рерих тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән.

“Түгәрәк өстәл” үткәрү башлап йөрүчеләр арасында Казанның Рерихлар җәмгыяте, Лобачевский исемендәге Академия лицее, Һинд мәдәни үзәге бар.

Казанның Рерихлар җәмгыяте рәисе, Россия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы Наилә Әбделманова хәбәр иткәнчә, 1935 елда 21 ил вәкилләре Вашингтонда сәнгать, фәнни учреждениеләр һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турында шартнамәгә кул куя. Инициаторы исеме буенча әлеге документ тарихка Рерих Пакты буларак кереп кала. Соңрак аңа Советлар Союзы да кушыла. Татарстанда Бөтендөнья мәдәният көне Казанның Рерихлар җәмгыяте инициативасы белән 15нче елын билгеләп үтелә.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашу өчен ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары җитәкчеләре, музей хезмәткәрләре, иҗат зыялылары, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган. Җыелган кешеләргә Николай Рерих картиналары репродукцияләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Чара кысаларында концерт узачак, анда Эртугрул Гази исемендәге төрек мәктәбе, Лобачевский исемендәге Академия лицее укучылары, Һинд мәдәни үзәге вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100