news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында ачылган эшкуарлар форумында 6 мең кеше катнаша

Форум эшен ачып, Татарстан Президенты киләчәктә республика бөтен илдән эшкуарларны һәм актив яшьләрне җәлеп итәчәк, дип ышанычын белдерде.

Татарстан башкаласында ачылган эшкуарлар форумында 6 мең кеше катнаша
Рамил Гали

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Егор Никитин). "Уңышлы бизнеста иң мөһиме – кешеләр. Әгәр кеше капиталын үстерүгә игътибар бирсәк, Татарстан бөтен төбәкләрдән эшкуарларны һәм актив яшьләрне үзенә җәлеп итәчәк". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Перезагрузка" дигән исем астында оештырылган эшкуарлар форумы ачылышында шул хакта белдерде.

Залда җыелган алты меңгә якын кеше төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән эшкуарларның чыгышларын тыңлаячак, диде ул.

«Без кече һәм урта бизнесны үстерү, яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен барысын да эшләргә тиеш», – дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

Ул бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырыла торган программаларның тиешле инфраструктура булдыруга юнәлдерелүен искәртте. Моңа махсус икътисади зоналар, технопарклар, IT-парклар, шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре керә.

«Иң мөһиме – кешеләр. Бездә инфраструктура бар инде. Россия күләмендә караганда, аның 10 проценты Татарстанга туры килә. Бездә сәләтле, булдыклы кешеләр дә җитәрлек», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика хакимияте алдында торган бурычларны билгеләде. Беренчедән, кешеләрне укыту һәм аларга эшкуарлык өчен файдалы киңәшләр бирү. Икенчедән, эшкуарлыкны үстерү өчен административ киртәләрне юк итү. Татарстанда бу юнәлештә эш бара инде, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 18 мартта узачак Президент сайлауларына килергә һәм республиканың үсешкә йөз тоткан курсын хупларга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100