news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласы Россиянең иң имин шәһәрләре исемлегенә керде

Миллион кеше яши торган шәһәрләр арасында Казан икенче урынны алды.

Татарстан башкаласы Россиянең иң имин шәһәрләре исемлегенә керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Миллион халкы булган имин шәһәрләр рейтингында Казан икенче урынны алды. Тикшеренүләрне Domofond.ru күчемсез милек эзләү буенча сайт аналитиклары үткәрде.

Иң имин шәһәр дип Краснодар танылды, ул 7,2 балл җыйды. Шул ук вакытта республика башкаласы 7,1 балл җыйды.

Рейтинг лидерының күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда түбәнәйгән. Казанныкы исә 0,3 процентка арткан. Мәскәү һәм Красноярск бер үк төрле балл җыйган (җидешәр), бишлекне Санкт-Петербург (6,8) йомгаклый.

Сораштырулар барышында респондентларга ун баллы шкала буенча «Мин имин районда яшим һәм тәүлекнең караңгы вакытында өйгә кайтырга курыкмыйм» дигән фикерне бәяләргә кирәк иде. Ил буенча уртача алганда, респондентлар куркынычсызлык дәрәҗәсен 6,8 баллга бәяләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot