news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласы Мәңгелек утка һәйкәл куйды

Казанның яңартылган Дан скверын ачу тантанасында мэр Илсур Метшин ветераннар алдында чыгыш ясады

  (Казан, 8 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Рихард Зорге урамы белән Җиңү проспекты очрашкан турыда, метроның “Җиңү проспекты” станциясе янәшәсендәге Дан скверында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бәйрәм чарасы үткәрелде. Җиңүнең 50 еллыгына булдырылган әлеге сквер бүген шактый күркәмләнгән, уңайлырак (ватылып беткән асфальт сукмаклар урынына хәзер брусчатка җәелгән киң шома юллар, шулай ук коляскалыларга каршылыкларсыз йөрү һ.б. мөмкинлекләр каралган) булган. Бүген шушы сквер, төзекләндерү-яңарту эшләренең I чираты тәмамлангач, тантаналы итеп ачылды. Шуның өчен Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, скверга яңа сулыш өргән предприятие – “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов килде. Скверның йөрәге булган монумент яңа сурәттә – йолдыз уртасында янып торган таш (ясалма мәрмәр) Мәңгелек ут рәвешендә эшләнгән. Биредә шушы “Мәңгелек ут” монументы каршындагы фонтан, элеккечә, “җанлы”, хәтта кич белән төсле утлары белән балкып торачак икән. Шуннан ерак түгел урында шахмат тактасы рәвешендә һәм комлыклы балалар мәйданчыгы булачак – бу исә тыныч тормышны һәм шунда килеп уйнаячак сабыйлары белән киләчәкне гәүдәләндерү өчен уйлап эшләнелә. Бу хакта Казан каласы башлыгы аңлатма бирде һәм зур эш башкарган “Метроэлектротранс” предприятиесе хезмәткәрләренә, скверны бүгенгә әзерләү өчен көн дә 200әр кеше эшләде, һәм өлгерттеләр дә, дип рәхмәт әйтте, бу сквер йөрәк кушканча реконструкцияләнгән, дип бәяләде.

Тантанага килгән мөхтәрәм ветераннарны шәһәр җитәкчелеге, “Метроэлектротранс” предприятиесе, казанлылар исеменнән кайнар котлап, Казан мэры Илсур Метшин яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә катнашкан өчен рәхмәт әйтте. Балалар нинди дулкынлану белән чыгыш ясый, бик күп санда укучыларыбыз Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы чараларда, ветераннарга ярдәм итүдә, шәһәрдә уңайлыклар булдыруда тырышып катнаша – бөек дата тирәсенә бөтен илебез берләшә, дип билгеләп үтте ул. “Бөек Җиңү көне алдыннан сезнең белән бергә шундый сквер ачу тантанасында катнашу - минем өчен бик зур мәртәбә. Иртәгә бөтен илебез Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк: якынын югалтмаган, сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Җиңү өчен, хезмәт батырлыгы өчен, илне торгызган һәм бөтен дөньяны аны хөрмәтләргә мәҗбүр иткән өчен, тыныч тормыш бүләк иткән һәм туган җиребездә азат яшәү, балалар үстерү мөмкинлеге биргән өчен сезгә олы рәхмәт! Озак яшәгез, сәламәтлегегез белән безне шатландырыгыз, озак еллар безнең белән бергә булыгыз. Бәйрәм белән!” – диде.

Аннары мэр сугыштан кайта алмаганнар, кайтып та, Җиңүнең шушы юбилеена кадәр яши алмаганнар хөрмәтенә 1 минут тынлык игълан итте.

“Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе Казан каласы хакимияте белән берлектә оештырган бәйрәм программасында Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм сугыш инвалидларының 50се чакырулы булган, чыннан да, анда өлкән буын абыйлар һәм апалар шактый күп килгән иде. Шулай ук урта һәм кече яшьтәгеләр, гомумән, шушы тирәдә гомер итүче бик күп кеше, тирә-як мәктәп балалары җыелган иде.

Сталинград сугышын, Курск дугасын узган Василий Иванов ветераннар исеменнән чыгыш ясап, соңыннан үзе иҗат иткән шигырен укыды: ул сугыш юлларын узган совет солдаты һәм аның дошманга нәфрәте, җиңүгә өмете, тыныч тормышка сусавы турында иде.

Ветераннар өчен Казанның 19 нчы гимназиясе укучылары һәм яшь укытучылары, 20 нче музыка мәктәбе җыр һәм бию коллективлары, шулай ук 78 нче мәктәпнең кадет классы барабанчылары һәм хәтәр кылычларны бөтерчек итеп “уйнаучы” кызлары сугыш һәм аннан соңгы чор музыкаль әсәрләреннән төзелгән концерт куйды. Шунда ук әдәбият, сәнгать, музыка аллеялары эшләп, аларда сугыш тематикасы буенча куелган саллы китаплар белән танышып, әдәби әсәрләр укып, мольбертлары каршына баскан яшь рәссамнарның Җиңү көненә карата рәсем ясауларын, кул эшләре белән килүчеләрнең гади генә әйберләрдән могҗиза тудыруын күзәтеп, рәсем конкурсына куелган хезмәтләрне бәяләп була иде. Күтәренке рухтагы чыгышлар күңелгә тия торган җырлар белән аралашып, тантанага җыелганнарга рухи азыкны мулдан өләште. 

Соңыннан журналистлар белән очрашкан Әсфән Галәвов, скверның II чиратын быел августларга төгәлләргә ниятләп торабыз, әле монысын да 25 көндә эшләп өлгерттек, чөнки һава шартлары мөмкинлек бирмәде, вакытында, 9 майга, эшне бетерү өчен бик тырыштык, диде. Сквер үзәгендәге “Мәңгелек ут” монументы Мәскәүдәге Спас манарасында кулланылган материалдан – кызыл ясалма мәрмәрдән, шушы монумент кебек нигезе йолдыз булган фонтан да шундый материалдан эшләнгән. Дан аллеясын саклап калу бурычы куелган иде, һәм без максатка ирештек, чөнки һәр аллея сугышчан вакыйгалар истәлеген саклый – бу хакта аллеялар турында ташка уеп язылган... кешеләрнең шул турыда хәтере саекмасын өчен, диде.

“Татар-информ” МА вәкиленең, Дан скверын яңартуга күпме акча каралган, дип эшләрнең финанс ягы белән кызыксынуына Әсфән Галләм улы, 15 млн сум акча китте һәм эшләрнең 30-40 проценты эшләнде, ләкин проектны җәй беткәнчә тулысынча очлап чыгарга барлыгы 40 млн сум чамасы акча сарыф ителәчәк, 15 млн-ын республика бүлеп бирде, калганын үзебез табабыз, шул исәптән химаячыларны җәлеп итәчәкбез, агачлар утыртасы, велосипед юллары, балалар мәйданчыгы ясыйсы бар, диде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot