news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласы Казанга Перу Президенты килде

Аэропортта аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстан Республикасы башкаласы Казанга Перу Президенты Ольянто Умала килде.

"Казан" халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Аны каршы алырга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар килде.

Кыска очрашу вакытында Перу Президенты Ольянто Умала белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия-Перу мөнәсәбәтләре кысаларында кайбер юнәлешләр буенча Татарстан һәм Перу хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100