news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан башкаласы Казан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыена
Бәйрәм тантаналарының программасы инде әзер
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү тантаналары 9 май көнне иртәнге сәгать 8дә Казандагы Арча, Архангел, М.Горький исемендәге культура һәм ял итү үзәк паркындагы сугышчылар җирләнгән каберлекләргә, сәгать 9да Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм Аналар һәм тол хатыннар монументы янына Татарстан җитәкчелеге катнашында веноклар, чәчәкләр салудан башланып китәчәк.
Җиңү паркы территориясендә Яңа Савин районы хакимияте тарафыннан “Без – Бөек Җиңүнең варислары!” дигән шигарь белән халык күңел ача, кешеләр бер-берсе белән очраша, хәтер яңарта.
Шулай да, һәрвакыттагыча, бәйрәмнең төп чаралары Меңьеллык мәйданында булачак. Сәгать иртәнге 10 тулганда башланачак тантанада, тәмамланганчыга кадәр, Казан артистлары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамашада 1 меңләп кеше катнаша.
Башка еллардагыдан аермалы буларак, бу юлы Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы Җиңү парадында яңгыраячак Россия Федерциясе Президенты Дмитрий Медведевның мөрәҗәгате туры эфирда монитор аша тапшырылачак. Аннары Казан гарнизоны гаскәрләре төз сафларда атлап үтәчәк, хәрби һәм ретро автомобильләр парады булачак. Шулар Татарстанның сәнгать осталары һәм иң яхшы коллективлары концерты белән бергә үрелеп барачак.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, парадтан соң казанлыларга һәм башкала кунакларына сугыш чоры һәм аннан соңгы еллар мохитен чагылдырган музыкаль-хореографик композиция тәкъдим ителә: ямьле май вальсы көйләренә кушылып шәһәр һәм республика артистлары бөтерелә. Соңыннан кичен Меңьеллык мәйданында һәм Җиңү паркында төнгә кадәр бәйрәм концерты була.
Җиңү көне тантаналары исә шәһәрнең бөтен урыныннан күреп булачак Хәтер салюты белән тәмамлана, шул рәвешле, 1945 ел язы китергән Җиңү салюты кешеләр күңелендә кайтаваз булып узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot