Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласы Бөтенроссия театр марафоны эстафетасын кабул итте
Илнең барлык төбәкләре катнаша торган марафон ел ахырында Калининградта төгәлләнәчәк.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Казан Бөтенроссия театр марафоны эстафетасын кабул итте. Барлык төбәкләр гербы төшерелгән сын Татарстанга Марий Эл Республикасыннан тапшырылды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россиядә Театр елы символын тапшыру тантанасы Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узды. Чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Михаил Матвеев катнашты.
«Безнең җирдә бу символ нибары ике көн булачак, ләкин бүген залда утыручыларның барысы да, бу вакыйга турында репортажны караячак тамашачылар да, аларның йөрәгендә, алар Россия Федерациясенең барлык 85 регионы аша узачак бу символ факты күңелдә калачак. Бу театрның һәм бөтен илебезнең бердәмлеген раслый», — дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.
Марафон Ижевскида дәвам итәчәк — биредә Чаллы дәүләт татар драма театры чыгыш ясаячак.
Россиянең барлык 85 төбәге катнаша торган Бөтенроссия театр марафоны ел ахырында Калининград шәһәренең иң көнбатыш ноктасында тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз