news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласы Бөтенроссия Физкультурачылар көненә кушылачак

Спорт ярышлары 31 августта Timerman Kazan Triathlon full 2019 ярышлары белән тәмамланачак.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). 10 августта Казанда Горький исемендәге парк Бөтенроссия физкультурачылар көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы була. Биредә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Спартакиадасы җиңүчеләрен бүләклиләр. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 августта Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион каршында, бөтен Татарстаннан иң яхшы командалар арасында 3х3 баскетбол буенча «Оранжевый туп – 2019» Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сайтта гариза калдырырга кирәк.

Шулай ук августта көч спорты фестивале узачак, анда атлетлар тамашасы булачак. Бәйрәм кысаларында пычак ыргыту, киберспорт, шахмат кебек спорт төрләре буенча ярышлар була. Фестивальдә ярышларны карарга һәм спорт биюләре, брейк-данс буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак.

Күрсәтмә чыгышларны Фехтование федерациясе әгъзалары күрсәтә. «Хезмәт резервлары» стадионында футбол буенча Казан Кубогы, Казансу акваториясендә җилкән спорты буенча шәһәр беренчелеге,  пляж футболы, гандбол һәм волейбол буенча турнир узачак.

Август спорт ярышлары 31 августта Timerman Kazan Triathlon full 2019 ярышлары белән тәмамланачак. Ярышларда бөтен илдән 700 дән артык спортчы катнашачак. Алар арасында спринт, эстафета-спринг, Олимпия дистанциясе эстафетасы, Олимпия дистанциясе һәм балалар арасында йөгерү ярышлары да бар.

Ярышлар Зөядә башлана, маршрут Яшел Үзән районының Петропавловск Бистәсе, Иннополис, М-7 трассасы аша уза һәм Казан урамнарын колачлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100