news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәт мөселманнары белән очрашты

Җәлил хәзрәт Әлмәт районында балаларны әхлакый тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын ассызыклады

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Кичә укытучылардан торган Балтач районы делегациясе Әлмәт районына кунакка килде. Әлеге делегацияне Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Кунакларны Кичучат авылы урта мәктәбендә каршы алдылар. Монда Балтач һәм Әлмәт районы әхлак дәресе укытучыларына бөек якташыбыз, галим Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә таянып эшләнелгән ачык әхлак дәресе күрсәтелде. Алтынчы сыйныф укучылары галимнең “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәпләре” әсәрләреннән өзекләр укыдылар, якташыбызның иҗатын һәм мирасын яхшы белүләрен дәлилләделәр.

“Бер ел элек Әлмәт районы укытучылары делегациясе безгә әхлак дәресләрен укыту буенча тәҗрибә тупларга килгән иде. Мин Әлмәткә берничә тапкыр килеп, сездә бу юнәлештә эш башланганны күреп сөендем һәм үз районым укытучыларын сезгә алып килергә булдым. Бергә кул тотынып эшләгәндә, нәтиҗәгә ирешербез. Киләчәк буынны тәрбияләү – иң саваплы эш, һәм ул озакламый үз җимешләрен дә бирәчәк”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев ачык дәрестән соң укытучылар өчен түгәрәк өстәл эшен башлап җибәргәндә. Ул укытучыларга әхлак дәресләрен файдалы итеп алып барыр өчен үзенең нәсыйхәтләрен дә бирде. 

Шулай ук Балтач районы делегациясе Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән дә танышты. Кунаклар Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетне карадылар. Монда эшләп килүче Әлмәт ислам мәдрәсәсенең ир-атлар бүлеге белән таныштылар. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев көндезге бүлектә укучы шәкерт егетләр белән аралашты, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны шәһәребезнең үзәк мәчетендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә малайлар өчен оештырылган “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбе белән таныштырды. Монда Коръәнне тулысынча яттан белүче хафиз укыта.

Аннары кунаклар Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлегендә булдылар. Монда кунаклар көндезге бүлектә укучы шәкерт кызлар белән аралаштылыр, кызлар өчен оештырылган “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбе белән таныштылар. Очрашу азагында Җәлил хәзрәт Әлмәт районында балаларны әхлакый тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын ассызыклады һәм район җитәкчелегенә, Әлмәт мөхтәсибәтенә, Әлмәт ислам мәдрәсәсенә, мәгариф идәрәсенә һәм Кичучат мәктәбе коллективына рәхмәтләрен җиткерде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100