news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан баш казые Балтачта имамнарны җыеп исламда мәетне юу тәртипләрен өйрәтте
Балтач районының үзәк мәчетендә дини мәсьәләләргә багышланган җыеннар даими уза.
Скопировать ссылку
(Балтач, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Татарстанның Балтач районы үзәк мәчетендә ай саен имамнар җыелышы уза. Биредә дини темаларга кагылышлы һәр мәсьәлә җитди рәвештә күтәрелә һәм хәл ителә, дип яза районның “Хезмәт” сайты.
Җыелышка күрше-тирә районнардан, өлкәләрдән дә мөселман кардәшләр килә. Күптән түгел узган җыелышта төп тема – ислам шәригате буенча мәетне юу тәртипләренә багышланган иде.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, дин әһеле Рәйсә Зарипова бу хакта җентекләп аңлатты-искәртте, башка дин әһелләре дә бу өлкәдәге эш-гамәлләре, фикерләре белән уртаклашты. Җыелуның максаты бер – мәетне юу район авылларының һәрберсендә дә бертөрле башкарылырга тиеш. Алайса, бу якка күчеп кайтучылар, кайдандыр күреп кайтучылар арасында үзләренчә яңалык кертүчеләр юк түгел. Ләкин тәртип бер булырга тиеш, ди җирле дин әһелләре. Җыелышка әлеге гамәлне үтәүчеләр генә түгел, башка дини райондашларыбыз да килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot