news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш балалар хирургы балалар җәрәхәтләнүенең төп сәбәпләрен әйтте

Биредә төп өч сәбәп: паркур, руфинг һәм зурлар тарафыннан баларга тиешенчә күзәтү булмау тора.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда балалар җәрәхәт-имгәнүләрне барыннан да күбрәк паркур вакытында зурлар тарафыннан балаларга тиешенчә күзәтү булмау нәтиҗәсендә алалар. Бу хакта “Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан баш балалар хирургы Владимир Филатов сөйләде.

“Таралган сәбәпләр арасында өйдә һәм мәктәптә тәрбиянең аксавы, гомуми куллану урыннарында үзләрен дөрес тотмаулары, сэлфи, колакчыннар һәм балалар тормыш рәвешен формалаштыруда социаль челтәрләр тәэсире, кыйммәтләрнең виртуаль белән алышынуы тора”, - дип аңлатты табиб.

Травматологиягә еш кына руферлар – түбәдә йөрергә яратучылар эләгә.

“Балалар травматизмы котылгысыз афәт сыман. Чынлыкта исә күп кенә имгәнүләрдән һәм куркыныч очраклардан качып була. Билгеле, тулаем түгел, бәхетсезлек очрагыннан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Әмма ата-аналарның бурычы – баланы мөмкин кадәр саклау. Күп кенә җәрәхәтләр бит еш кына ата-аналар гаебе белән алына - карап бетерелмәгән, яхшылап аңлатылмаган”, - диде Владимир Филатов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100