news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан балы Башкортстанда үткән конкурста беренче урынны алган

Уфада үткән Россия күләм конкурста Тәтеш районыннан җибәрелгән бал «Юкә балы» номинациясендә беренче урынга чыккан.

«Россия күләмендә ике зур конкурс үткәрелә: берсе Чечня, икенчесе Башкортстан Республикасында. Минем бал башта Казанда беренче урынны алгач, Уфага конкурска җибәрергә булдым. Аннан «Юкә балы» номинациясендә беренче урынны алган дигән хәбәр килеп иреште. Өч беренче урын биргәннәр. Икесе Башкортстан районыннан, берсе безнеке», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тәтеш районы Кече Әтрәч районы умартачы Фердинанд Вафин.

Конкурс ике этапта үткән. Бал сыйфатын тикшерү өчен Россия буенча унлап эксперт җыелган. Беренче этапта тәм, ис, төсен карасалар, икенчесендә төрле лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән. 

«Бу – минем өчен бик зур горурлык, хезмәтемә бәя бирү. Министрлыктан мактау грамотасы да бирделәр. Безнең бал башкорт балы белән бер дәрәҗәдә, ягъни бер баскычта тора. Башкорт балына өстенлек бирүче кешеләр өчен Татарстан территориясендә җитештерелгән балның да яхшы, сыйфатлы икәнен дәлилләп тора», – ди умартачы.  

Вафиннар гаиләсе инде дүртенче буын умартачылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100