news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан балаларын һәм яшьләрен театр афишалары бәйгесендә катнашырга чакыралар

Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче 6-17 яшьлек балалар, шулай ук 18-30 яшьлек кешеләр “Театраль Идел буе” дип аталган студентлар һәм мәктәп театр коллективлары округ фестиваленең афишалар конкурсында катнаша ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс балалар һәм яшьләргә иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга, шулай ук фестивальгә һәм театр сәнгатенә игътибарны арттыруга юнәлгән. Ул өч этаптан тора. Катнашу өчен гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 1-30 октябрь көннәрендә аларга эксперт бәяләмәсе биреләчәк. Бәйге нәтиҗәләре ноябрь азагында билгеле булачак.

Конкурста катнашу өчен югары сыйфатлы рәсемнәр кабул ителә. Алар компьютер технологияләрен һәм графика программаларын кулланып ясалган булырга тиеш. Бер катнашучыдан өч кенә эш кабул ителә.

Рәсем “Театраль Идел буе” фестивале турында мәгълүматны яки төп мәгънәне, төбәк этабы программасын, фестивальдә катнаша торган теләсә кайсы спектакль турында мәгълүматны чагылдырырга һәм финалда тавыш бирүдә катнашырга өндәргә тиеш.

Конкурсны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты уздыра.

Бәйгенең нигезләмәсе белән Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтының конкурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Гаризаны theatres.fest@mail.ru сайты аша биреп була (“Афишалар конкурсы” дип тамгаларга кирәк).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100