news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан балаларын Кырымга ял итәргә яңа “ЮВТ” авиакомпаниясе алып барачак

Һава юлы белән илтүгә чыгымнарны компенсацияләүгә 20 млн сум акча бүлеп биреләчәк

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел җәйге каникуллар чорында, узган елдагыча, Татарстан балаларын Кырымда ял иттерү планлаштырыла. Кара диңгез ярына былтыр балаларны “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе алып барган булса, быел бу эшкә яңа “ЮВТ” (“Юго-восток Татарстана”) компаниясе алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренә караганда, Казан-Симферополь маршруты буенча беренче рейс июнь уртасыннан планлаштырыла. Шушы вакытларда “ЮВТ” компаниясенең теркәлү процедурасын тәмамлап, очу өчен сертификат алуы ниятләнә.

Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, балаларны һава юлы белән илтүгә сарыф ителәчәк чыгымнарны компенсацияләү өчен, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 20 млн сум акча бүлеп бирергә фәрман биргән. Искәртеп узыйк, былтыр бу компенсация күләме 10 млн сумга тәңгәл иде.

Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, яңа авиакомпания Бөгелмәдә урнашса да, балалар Кырымга Казаннан юл тотачак, чөнки ширкәтнең очкычлар паркы "Казан" халыкара аэропортында. Сүз уңаеннан, әлеге ширкәт бөлгенлеккә төшкән “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе урынына оеша. Аның очкычлар паркы яңа авиакомпания карамагына күчкән.

Кырымга Татарстаннан 1,6 мең бала һава юлы белән барачак. Кырымда җәйге лагерьда ял итү өчен юллама бәясе 18 көнгә 17,1 мең сум тәшкил итә.

Краснодар крае һәм Кырым Республикасында Кара диңгез яры буенда балаларның ялын оештыру аерым юнәлеш булып тора. Аны “Черноморец” Республика үзәге тормышка ашыра. Диңгез ярында республикадан барлыгы 5,6 мең бала ял итәчәк, бу максатларга 67,7 млн сум акча каралган. Хәзерге вакытта транспорт оешмалары белән килешүләр төзү буенча сөйләшүләр алып барыла һәм лагерьларны сайлау эше бара. Барлыгы 7 лагерь эше планлаштырыла, аларның 4се – Краснодар краенда. Барлыгы 18 профильле программа әзерләнгән.

 

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot