Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан балалар хастаханәсендә 8 яшьлек кызның үлеме турында хәбәр иттеләр
Нурлат үзәк район хастаханәсендә анафилактик шок кичергән 8 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар. Бу хакта Балалар республика клиник хастаханәсе хәбәр итә.
Пациентның хәле кискен начараюы турында хәбәр килүгә, ДРКБ ашыгыч рәвештә аңа санитар авиация вертолётында реанимация бригадасын җибәргән. Кызны бик авыр хәлдә балалар медицинасы хезмәтенең өченче дәрәҗәдәге төп учреждениесенә китергәннәр.
Табиблар Пирогов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәгенең федераль белгечләре белән кичектергесез консилиум үткәргән һәм дәвалау ысулын алар белән килештергән. Хастаханә мәгълүматына караганда, дәвалау халыкара стандартлар һәм протоколлар нигезендә алып барылган. Әмма кызның организмында кире кайтарып булмый торган үзгәрешләр барлыкка килгән.
ДРКБ кызның әти-әнисенең кайгысын уртаклашкан. Хастаханә хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәчәк һәм булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен кирәкле документларны тапшырачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз