news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсен үстерүгә 1,4 млрд сум акча җәлеп итте

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бүленгән бюджет акчаларына балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк, сырхауханәләр ремонтланачак.

Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсен үстерүгә 1,4 млрд сум акча җәлеп итте
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан балалар сәламәтлек саклавын үстерүгә 1,4 миллиард сумга якын акча җәлеп итте. Әлеге сумманың 780 миллион сумы — федераль, 600 миллионы төбәк бюджетыннан бүленде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу акчаларга Казанда балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк. Шулай ук балалар сырхауханәләре төзекләндереләчәк һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Бюджет акчалары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында, «Татарстан Республикасында, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклавын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.

Татарстанның 38 балалар сырхауханәсенә 229 берәмлек җиһаз кайтарылачак. Моңа барлыгы 250 миллионнан сумнан артык акча тотылачак. Бүгенге көндә 24 миллион сумга өч җиһаз сатып алынган инде.

Моннан тыш, 32 сырхауханәне төзекләндерү планлаштырыла. Бу эшләргә якынча 67 миллион сум китәчәк. Сырхауханәләрнең яртысында ремонт эшләре башланган инде. 

Хәзерге вакытта онкология, гематология һәм хирургия үзәгендәге эшләрнең чиреге башкарылган.

Илкүләм проект буенча, быел Казан дәүләт медицина университетында перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 60 белгеч укытып чыгарылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100