Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан бакчачыларын "Бакча" бәйрәм-фестиваленә чакыралар
Фестивальдә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсе, бакча кирәк-яраклары, үсентеләр тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 15-17 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының "Бакча" бәйрәме узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль программасында Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсе, бакчачылык клубларыннан лекторияләр һәм мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары, техникасы һәм үсентеләр ярминкәсе, күңел ачу программасы һ.б. каралган.
- Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны, яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачының актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш алып баручы икәнен күрсәтү өчен оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз