news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бакчачылары Республикакүләм Бакчачы көненә җыелды

Татарстан бакчачылары Республикакүләм Бакчачы көненә җыелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның агросәнәгать паркындагы ярминкәләр мәйданында Республикакүләм Бакчачылар көне бәйрәменә һәвәскәр бакчачылар җыелды. Халыкны ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәламләде һәм алдынгыларны бүләкләп үтте.

«Бакчачы көне» — искиткеч көн. Монда без җирне яратучы, эшсөяр һәм мул уңыш алучы бакчачыларны хөрмәтлибез. Сезнең хезмәтегез — хобби гына түгел, бу җитди белем, тәҗрибә һәм, әлбәттә, гаять зур мәхәббәт таләп итә торган эш. Сез үз мисалыгызда җирне нәтиҗәле файдалану, экологик чиста яшелчә-җимеш үстерү һәм гаиләне витаминнар белән тәэмин итүне күрсәтәсез», — дип белдерде ул.


Бүгенге көндә Татарстанда бакчачылык өлкәсе үсештә, республикада 1 миллионнан артык кешене берләштергән 900дән артык бакчачылык хуҗалыклары бар.


«Безнең республика — бакчачылар мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган Россиядәге аз санлы төбәкләренең берсе. Татарстанлылар тормышында бакчачылык территорияләре ролен аңлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән аларны торгызу һәм үстерү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла», — дип ассызыклады министр.

Шулай ук Марат Җәббаров һәвәскәр балыкчыларга теләкләрен ирештерде. «Чыгышымны тәмамлап, ихлас күңелдән һәр бакчачыга намуслы хезмәте, җиргә мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм мул уңышлар телим», — диде ул.

Чара барышында муниципаль берәмлекләрдәге оешма-предприятиеләр, бакчачылык ширкәтләре үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим итте. Биредә Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Биектау, Тукай, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары әзерләгән экспозицияләр тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot