news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе: Бакчачылык ширкәтләре төп яшәү урыннарына әверелде

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе: Бакчачылык ширкәтләре төп яшәү урыннарына әверелде
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан агросәнәгать паркында булган Бакчачы көнендә Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский бакчачылык ширкәтләрен төп яшәү урыны итеп сайлаучылар санының артуын әйтте.

«Бүгенге көндә республикадагы бакчачылык ширкәтләре яңа сулыш алды, зур үзгәрешләр кичерде. Күп кенә бакчачылар өчен бакчачылык ширкәтләре төп яшәү урыннарына әверелде. Сезгә мул уңыш алу куанычлары, җылы һава торышы, нык сәламәтлек телим. Хезмәтегез шатлык китерсен! Бакчачылык үсештә булсын һәм чәчәк атсын», – диде ул.

Шулай ук Слесарский рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм бакчачылык тармагында уңышлар яулаганнарны бүләкләде.

«Бакчачылар берлеге идарәсе һәм шәхсән үземнең исемнән Бакчачылар көне уңаеннан ихлас йөрәктән бәйрәм белән котлыйм. Бу бәйрәм көне – безнең хезмәт сөючәнлекне, җирне һәм табигатьне яратуыбызны символлаштыра. Бакчачылык ширкәтләрендә тырыш хезмәт куйган һәркайсыгыз белән горурланабыз. Бакчачылар проблемаларына игътибары өчен Рәисебез Рөстәм Миңнехановка чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәрьяклап ярдәмен тоеп, безгә стимул бирүләрен күреп эшлибез», – дип белдерде ул.

Республика программасы гамәлдә булган 8 ел эчендә бюджеттан 5,62 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 168 чакрымнан артык суүткәргеч һәм 221 чакрым юл салынган, чүпне теләсә кая ташламас өчен, 1834 бункер һәм контейнер куелган. Аннары каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өчен 539 мәйданчык ремонтланган, 444 километрдан артык электр үткәргеч линиясе реконструкцияләнгән, 355 су җыю башнясы, 204 скважина, 193 насос һәм 278 комплектлы трансформатор подстанциясе урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot