^Татарстан Баден-Баденда “Германия-Франция-Россия диалогы-2006” VII халыкара форумында катнашачак
^Татарстан Баден-Баденда “Германия-Франция-Россия диалогы-2006” VII халыкара форумында катнашачак
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Татарстан Баден-Баденда 2-4 мартта үткәреләчәк “Германия-Франция-Россия диалогы-2006” VII халыкара форумында катнаша. Республиканы Германиядә ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов тәкъдим итә, диделәр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Татарстан форум трибунасыннан, шулай ук биредә эре сәясәтчеләр һәм эшкуарлар булудан файдаланып, республиканың үсеп килүче икътисадына һәм җитди бизнес перспективаларына потенциаль инвесторларның игътибарын җәлеп итәргә исәп тота. Моның өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасы төзелү һәм башка проектларны гамәлгә ашыру да нигез булып тора.