Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Бөтенроссия язылу декадасында тиражларны үстерә алган төбәкләрдән беренче булган
Тиражларның үсүе буенча алдынгылар рәтендә - Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе, Чуашстан, Саратов өлкәсе.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Россия күләмендә октябрь аенда уздырылган вакытлы матбугатка язылу декадасына нәтиҗә ясалгач, тиражларның үсүе буенча алдынгылар рәтендә Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе, Чуашстан, Саратов, Ростов, Липецк, Белгород өлкәләре һәм Алтай крае булды, дип хәбәр итә "Россия почтасы" федераль дәүләт оешмасы матбугат хезмәте.
Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадасында почта бүлекләрендә халык барлыгы 2,5 миллион данә вакытлы матбугатка язылган, бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк, дип хисап тота “Россия почтасы”. Декада чорында федераль басмалар - гомумән санаганда, 1,3 миллион, район басмалары - 800 мең, республика, өлкә вакытлы матбугаты - 450 мең тираж җыйган.
Әйтергә кирәк, язылу декадасында ташламалар тәкъдим ителде. Мәсәлән, "Россия почтасы" каталогыннан язылганда федераль басмаларга - 10 процент, төбәк басмаларына 15 процент күләмендә ташлама бар иде (вакытлы матбугатка язылу үткәрүче башка агентлыкларда ташламалар 5-10 процентны тәшкил итте). Моннан тыш, Россия Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгының төбәк вакытлы матбугаты буенча эксперт советы карары белән быел 2350 (узган ел - 1940) вакытлы матбугатка 30 процетлы ташлама белән язылып булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз