news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан бөтен нефтен диярлек эшкәртәчәк
Татарстанда өченче нефть эшкәртү заводы елына 14 миллион тонна чимал эшкәртәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда киләчәктә елына 28 миллион тонна, ягъни республикада табылган бөтен нефть диярлек эшкәртеләчәк. Бу хакта бүген РФдә Франция Илчесе Станислас де Лабуль катнашында Татарстан-Франция эшлекле форумы барышында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин белдерде. Аның сүзләренә караганда, Түбән камадагы нефть эшкәртү заводы (“ТАИФ-НК”) һәм “Татнефть” тарафыннан Түбән камада төзелүче яңа заводның һәрберсе елына 7 миллион тонна нефть эшкәртүгә исәпләнгән, проектланучы өченче завод исә елга 14 миллион тонна нефть эшкәртәчәк.
Искәртеп үтәбез, “ТАНЕКО”га керүче нефть эшкәртү заводын – 2010 елга, өченче заводны 2012 елга кадәр төзү ниятләнә. Соңгысы махсус авыр нефть эшкәртү өчен уйланылган. Аны, нигездә, Татарстанның кече нефть компанияләре таба. Әле күптән түгел аның куәте 7 миллион тонна күләмендә күздә тотылган. 2007 елда республиканың нефть компанияләре 31,9 миллион тонна чимал тапкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot