news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тәэмин ителгән

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты аграрийларны авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары белән тәэмин итүдә төп урынны били.

Татарстан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тәэмин ителгән
tatarstan.ru

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчүлекләрнең яртысына якынын (1 миллион 473,1 мең гектар) бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар тәшкил итә.

«Республика әлеге культура орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән, ә кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын исә җитәрлек күләмдә көньяк төбәкләрдән һәм чит илләрдән алып кайтабыз, чөнки Татарстан әлеге культура орлыкларын җитештерү зонасы саналмый», - дип ачыклык кертте докладчы.

Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанның орлыкчылык системасында федераль селекция үзәкләренең филиаллары, шул исәптән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты - «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең структур бүлекчәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге һәм «Госсорткомиссия»нең филиаллары, республиканың орлык заводлары һәм хуҗалыклары җәлеп ителгән.

«Әлеге система авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен перспективалы сортларның сыйфатлы орлыклары белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100