news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бәрхет сезонында ял урыннарының топ-5легенә кергән

1 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр туристларның күбесе Краснодар краена баруны планлаштырган.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан бәрхет сезонында ял урыннарының топ-5легенә кергән. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр туристларның күбесе Краснодар краена баруны планлаштырган. Аннан ял һәм туризм буенча Кырым, Ставрополь крае һәм Мәскәү өлкәсе популяр булып тора.

Сервис мәгълүматлары буенча, Татарстанда ял итүчеләр уртача 2,5 тәүлек булган һәм тәүлегенә алар торакка 2,2 мең сум түләгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot