news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан "бәхетле" биш регион исемлегенә керде

Әлеге рейтингның лидерлары - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Кырым.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан "бәхет" сүзен куллану буенча рейтингның бишенче урынында тора.

"Медиалогия" компаниясе Facebook, Twitter, «ВКонтакте», ОК, Instagram, LiveJournal социаль челтәрләрендә 1 млн хатны анализлый.

Рейтингны төзегәндә, "бәхет" сүзен иң еш кулланучы регионнарны билгеләү максаты куела. Нәтиҗәдә, әлеге рейтингның лидерлары - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Кырым.

Татарстан исә "бәхетле" биш регион исемлегенә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot