Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Бөек Британия белән сәүдә үсешен 2018 ел башыннан дүрт тапкырга арттырган
Рөстәм Миңнеханов Бөек Британия эшмәкәрләренә Россия базарына Татарстан аша чыгарга тәкъдим итте.
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан һәм Бөек Британия арасында үзара файдалы сәүдә күләме 2018 ел башыннан дүрт тапкырга артып, 841 млн долларга җиткән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы барышында белдерде.
Республиканың Бөекбритания белән узган ел товар әйләнеше 55 процентка арткан һәм 340 млн доллар тәшкил иткән. Быел да үсеш бар: 9 айда үзара сәүдә күләме 841 млн доллар булган.
"Без Бөек Британиягә нефть, нефть продуктлары, пластмасса, каучук, резинадан эшләнмәләр һәм башка товарлар җибәрәбез. Татарстан үз чиратында җиһазлар, технологияләр, сәнәгать товарлары ала", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Бөек Британия эшлекле даирәләренең энергетика, нефть химиясе, автомобильләр төзү, автокомпонетлар өлкәсендә, авиатөзелеш, ИТ-өлкә, агросәнәгать комплексы, медицина һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшек итүдә зур мөмкинлекләре барлыгын билгеләп үтте.
“Безнең республиканы Россия базарына чыгу өчен старт мәйданы сыйфатында тәкъдим итәбез. Әгәр дә сез бизнесыгызны Россиядә башлыйсыз икән – безгә рәхим итегез”, –диде ул.
Республика Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумында катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз