news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан АЗСларында сатыла торган ягулыкның сыйфаты яхшырган

Тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 2,1 процентында нормадан тайпылышлар булуы ачыкланган.

Татарстан АЗСларында сатыла торган ягулыкның сыйфаты яхшырган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан АЗСларында мотор ягулыгының сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев 28 октябрьдән ягулык сыйфатын тикшерү айлыгы узганын әйтте. Бу вакыт эчендә экспертлар Татарстанның 401 АЗС һәм өч нефтебазасында 719 ягулык үрнәген алган.

Айлык нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 2,1 процентында, ягъни унбишендә нормадан тайпылыш ачыкланган. Былтыр бу күрсәткеч 4,3 процент дәрәҗәсендә булган. «Татарстан АЗСларынңда ягулыкның сыйфаты яхшыру күзәтелә», — ди Роберт Гыйләҗиев.

Ел башыннан идарә белгечләре республика АЗСларыннан 1,9 меңнән артык ягулык үрнәген тикшереп караган. Нормадан тайпылыш 2,6 процент дәрәҗәсендә ачыкланган. 2018 елда бу күрсәткеч 3,7 процент тәшкил иткән.

Идарә җитәкчесе сүзләренчә, бүген ягулык составында күкерт 1 кг га 10 мг тиеш. Күкерт күләме соңгы ун белән чагыштырганда, 100 тапкыр кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100