news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан “аюлары” муниципаль сайлауларга 29 октябрьдә йомгак ясаячак

Татарстан “аюлары” муниципаль сайлауларга 29 октябрьдә йомгак ясаячак

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы утырышы булды.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, утырышта “Бердәм Россия”дән муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнарына депутаталар сайлау кампаниясе барышы турында фикер алышынды. Партиянең Татарстан бүлеге IХ конференциясенең муниципаль сайлауларга йомгак ясау һәм партиянең VI Съездына делегатлар сайлау буенча икенче бүлеген 29 октябрьдә үткәрү турында карар кабул ителде. Искә төшереп үтәбез, “Бердәм Россия”нең бөтенроссия съезды бу елның 26 ноябрендә Красноярскида үтәчәк.

Утырышта партиянең төбәк бүлеге Сәяси советының структурасын үзгәртү турында мәгълүмат тәкъдим ителде: хәзер Сәяси совет Секретаренең төп юнәлешләр буенча урынбасарлары саны артты. Сәяси совет Секретаренең беренче урынбасары итеп Александр Гусев расланган. Ә Римма Ратникова, Виктор Бударин, Василий Логинов һәм Илдар Берхеев Сәяси совет Секретаренең урынбасарлары итеп билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot