news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак

"Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләр мәгълүматны вакытында алырга тиеш", ди Социаль яклау министрлыгы.

Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак
Рамиль Гали

(Арча,  20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы авылларда күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының Арча районында узган күчмә утырышында ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева әйтте.

Районның 20 үрнәк күпбалалы гаиләсе социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре белән берлектә "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрне социаль яклау" темасына түгәрәк өстәлдә фикер алышты.

"Татарстанда күпбалалы 32 мең гаилә бар. Шуның 56 проценты авылларда яши. Кызганычка, авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрнең проблемалары юк түгел. Алар күп очракта дәүләт ярдәмнәре турында белеп бетерми. Җир кишәрлекләре алу буенча да кыенлыклар туа. Ана капиталы, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, эшкә урнашу буенча да сораулары туа", - диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, күпбалалы гаиләнең авылдан районга барып, закондагы төрле үзгәрешләр, яңалыклар турында белешеп йөрергә вакытлары юк.

"Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә мәгълүмат барып җитми. Шуның өчен без онлайн-консультацияләр уздыруны планлаштырабыз. Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләр дәүләт ярдәме турында вакытында тиешле һәм дөрес мәгълүмат алырга тиеш", - диде Юлия Абдреева. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100